Мы в Telegram
Добавить новость
smi24.net
Tatar-inform.tatar
Март
2024

КФУ соцмедиада тәкъдим ителгәнлек рейтингында 25 югары уку йорты арасына керде

0

Казан федераль университеты 2024 елның февраль нәтиҗәләре буенча гаммәви мәгълүмат чараларында һәм соцмедиада тәкъдим ителгәнлек буенча югары уку йортлары рейтингында 23нче баскычта урнашкан. Рейтинг Brand Analytics сайтында урнаштырылган.

Шунысы кызык, аудиториянең үз ресурсларында җәлеп ителгәнлеге рейтингында исә КФУ 14нче урынны алган. Ә Казан технология университеты әлеге күрсәткеч буенча 52нче урынны биләгән.

Фәнни-популяр гаммәви мәгълүмат чараларында тәкъдим ителгәнлек рейтингында КФУ – 44нче, Ә Иннополис университеты 47нче баскычта урнашкан. Экспертлар шулай ук югары уку йортлары коммуникацияләренең нәтиҗәлелеген дә бәяләгән. Әлеге күрсәткеч буенча КФУ – 18нче, Иннополис университеты - 48нче урында.

Билгеләп үтелгәнчә, Казан дәүләт медицина университеты да медицина югары уку йортлары категориясендә дүртенче урынны алган.











СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *