Мы в Telegram
Добавить новость
smi24.net
Tatar-inform.tatar
Март
2024

Мордовиядә губернатор катнашында республика ифтары узды

0

21 мартта Мордовиядә Республика ифтары узган. Чараны РФ мөселманнары Диния нәзарәте ярдәме белән Мордовия Республикасы Диния нәзарәте оештырган. Бу хакта Россия Федерациясе мөселманнары Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итә.

Мордовия мөселманнары Диния нәзарәте рәисе Раил Асаинов ифтарда катнашучыларны җылы сәламләде. Ул шулай ук Мордовия тарихында беренче тапкыр төбәк авыз ачу мәҗлесендә катнашкан республика башлыгы Артем Здуновка рәхмәт белдерде. Бу башка төбәкләр өчен бик яхшы үрнәк, дип ассызыклады дин эшлеклесе.

Артем Здунов та үз чиратында ифтарга чакырулары өчен рәхмәтен белдерде һәм Мордовия мөселманнарының президент сайлауларында Владимир Путинның җиңүенә керткән өлешен билгеләп үтте. «Быел Рамазан ае һәм православие посты бергә туры килде - без бергә дәртләребезне тыябыз, чикләүләр үтибез, үзебезне һәм тирә-юньне яхшыртырга тырышабыз. Бу көннәрдә безне чиста ниятләр, ярдәм итү теләге берләштерүен телим - аз керемле, күп балалы гаиләләргә һәм якыннарын югалткан кешеләргә, шул исәптән махсус хәрби операциядә югалтканнарга. Бу безнең уртак эшебез», – дип ассызыклады ул.

Саранск һәм Мордовия Митрополиты Зиновий билгеләп үткәнчә, күп милләтле Россия һәрвакыт дини тынычлыкны һәм милләтара татулыкны саклады, ә хәзерге буынның бурычы – «киләчәк буыннарга ныклы бердәм илне тапшыру».

Ифтарда төбәк мөселманнары җәмгыяте активистлары һәм аксакаллары, «Якташлар» татар милли-мәдәни автономиясе вәкилләре, җәмәгать оешмалары, бизнес-берләшмәләр һәм традицион конфессияләр вәкилләре, махсус хәрби операция катнашучылары һәм аларның гаилә әгъзалары катнашкан.











СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *