Чаллы балалар бакчасы педагогы Дарья Ольденбург Татарстанда «Ел тәрбиячесе» дип танылды
Татарстанда «Ел тәрбиячесе - 2024» республика һөнәри конкурсында Дарья Ольденбург җиңүче булды. Ул Чаллының 128 номерлы «Шаян» катнаш балалар бакчасында тәрбияче булып эшли. Бу турыда «Татар-информ» хәбәрчесе Надежда Гордеева яза.
Казанда «Россия ел укытучысы - 2024» Бөтенроссия конкурсының төбәк этабында төрле номинацияләрдә җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы узды. Тантанага Дәүләт Думасы депутатлары Илдар Гыйльметдинов һәм Татьяна Ларионова старт бирде.
«Безнең илдә иң яхшы укытучылар - Татарстанда», - дип сәламләде чарада катнашучыларны Гыйльметдинов.
Ларионова бу бәйрәмдә республиканың иң яхшы педагоглары һәм остазлары булуын өстәде.
«Укытучы - җирдә иң яхшы һөнәр. Ә Татарстанда педагоглар - бөек. Хезмәтегез өчен рәхмәт сезгә», - дип ассызыклады парламентарий.