Мы в Telegram
Добавить новость
smi24.net
Tatar-inform.tatar
Март
2024

«Бердәм Россия» алдан тавыш бирүгә старт бирде

0

Көз көне сайлаулар булачак төбәкләрдә 21 марттан 26 майга кадәр узачак «Бердәм Россия» алдан тавыш бирү процедурасына стартны партия Генераль советы сәркатибе Андрей Турчак Генсовет Президиумы утырышында бирде. Бу турыда «Татар-информ» яза.

«Бердәм Россия» 15 ел дәвамында шундый ачык юл белән үз кандидатларын сайлап алучы илдәге бердәнбер сәяси көч булып тора. 2024 елның сентябрендә 40 төбәктә 67 сайлау кампаниясе узачак, аларда 25 меңнән артык мандат алыштырылачак», - диде Турчак.

Ул шулай ук сайлау кампанияләренең кайда узачагын да санап чыкты - бу Хакассиядә бер Дәүләт Думасы депутатын өстәмә сайлау, 19 югары вазыйфаи затны сайлау. Закон чыгару җыелыш депутатлары сайлау буенча 13 кампания, административ үзәк башлыкларын сайлау буенча 3 кампания һәм төбәкләрнең башкала депутатлары сайланачак 21 кампания. Шулай ук җирле үзидарә органнарына сайлаулар буенча массакүләм кампания. 10 төбәктә 24 меңнән артык мандат алмаштырылачак, дип ачыклык кертте Турчак.

Алдан тавыш бирүдә катнашу өчен гаризалар кабул итү Хакассиядә Дәүләт Думасына сайлауларда кандидатлар өчен 25 мартта, закон чыгару җыелышлары, шәһәр думасы һәм җирле үзидарә органнары өчен 26 мартта башланачак. 15 апрельдән 24 майга кадәр сайлаучыларны теркәү уза.

Андрей Турчак ассызыклаганча, РФ Президенты Владимир Путин йөкләмәсе нигезендә, быел алдан тавыш бирүне уздырганда махсус хәрби операция катнашучыларына аерым игътибар биреләчәк. Ул Генсовет Президиумы алдыннан махсус хәрби операция катнашучылары (шул исәптән гамәлдәге хәрби хезмәткәрләр) арасыннан булачак берничә кандидат белән очрашты.

«Юлламада Президент махсус хәрби операция катнашучыларын яңа элита - хакимияттә, бизнеста, дәүләт компанияләрендә алдынгы урыннарны биләргә тиешле кешеләр дип бик гадел атады. «Бердәм Россия» узган ел ук аларны сәясәткә актив җәлеп итә башлады. Фронттан кайтучыларның күбесе узган елда бердәм тавыш бирү көне нәтиҗәләре буенча төрле дәрәҗәдәге депутатлар булды», - дип искәртте Андрей Турчак.

Партиянең төбәк бүлекләре махсус хәрби операция катнашучысы булган кандидатларга алдан тавыш бирүгә әзерләнгәндә һәм аннан соң - сайлау кампаниясендә максималь ярдәм күрсәтәчәк.

«Быел шундый һәр кандидатка алдан тавыш бирү нәтиҗәләре буенча җыелган тавышлар санына автомат рәвештә 25 процент өстәп биреләчәк», - дип сөйләде Генсовет сәркатибе.

Кайбер яңалыклар процедураның башка катнашучыларына да кагылачак. Төбәк башлыклары вазифасына кандидатлар партия «беренчелләре» сәркатипләренең 75 проценты белән очрашырга тиеш; закон чыгару җыеннарына һәм шәһәр думасына кандидатлар процедурада бер мандатлы округ буенча катнаша яки исемлек буенча бара ала. Алдан тавыш бирүнең төп новелласы - аның барлык җиңүчеләре «Бердәм Россия» тарафдарлары яки әгъзалары булырга тиеш.

Тавыш бирү үзе 20 майдан 26 майга кадәр уза. Алдан тавыш бирү нәтиҗәләре 29 майга кадәр дәвам итә. Сайлауларга «Бердәм Россия» кандидатлары исемлекләре җыелган нәтиҗәләрне исәпкә алып формалаштырылачак.

Татарстанда Дәүләт Советы депутатлыгына кандидатлар тәкъдим итү өчен кандидатуралар буенча алдан тавыш бирүдә катнашу өчен документлар кабул итү 27 марттан 25 апрельгә кадәр уза. Бу процедура «Бердәм Россия»дән республика парламентына сайлауларга барырга планлаштыручыларның барысы өчен дә мәҗбүри.

Партиянең төбәк башкарма комитеты җитәкчесе Марат Сәмигуллин аңлатканча, алдан тавыш бирүдә катнашу өчен кандидатлар бермандатлы сайлау округы яисә бердәм сайлау округы буенча тәкъдим ителә ала. Кандидат берничә бермандатлы округ буенча тәкъдим ителә алмый.

«Документлар бирелгән көннән алып биш көн эчендә оештыру комитеты алдан тавыш бирү катнашучысын теркәү яки теркәүдән баш тарту турында карар кабул итә. Кандидатларга 10 майга кадәр оештыру комитеты билгеләгән тематикага pg.er.ru сайтындагы кабинетларында кимендә ике ролик урнаштырырга, шулай ук агитация үткәрергә кирәк булачак», - дип сөйләде Сәмигуллин.

«Кандидатларны сайлау 20 майдан 26 майга кадәр рейтинглы электрон тавыш бирү юлы белән узачак. Тавыш бирү теләге турында 15 апрельдән 24 майга кадәр белдерергә мөмкин була. Моның өчен pg.er.ru сайтында үзеңнең белешмәләрне калдырырга кирәк. Электрон бюллетеньгә кертелгән бер генә кандидат өчен дә, берничә кандидат өчен дә тавыш бирергә мөмкин була», - дип ачыклык кертте «Бердәм Россия» төбәк башкарма комитеты җитәкчесе.

Җиденче чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советына сайлаулар 2024 елның 8 сентябрендә узачак, дип искәртәләр партиянең төбәк бүлеге матбугат хезмәтендә.

  • Алдан тавыш бирүне уздыру турында барлык мәгълүматны эш көннәрендә 7(987)217-01-17 номеры буенча, ә 26 марттан - tatarstan.er.ru партиясенең төбәк бүлеге сайтында белергә мөмкин.










СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *