Мы в Telegram
Добавить новость
smi24.net
Tatar-inform.tatar
Март
2024

Әлмәттә стихияле мемориал оештырылды һәм дәүләт флаглары төшерелде

0
Әлмәттә стихияле мемориал оештырылды һәм дәүләт флаглары төшерелде

Әлмәттә Мәскәү өлкәсендәге теракт корбаннарына багышланган стихияле мемориал оештырылды. Ул шәһәр паркына керү янында урнашкан. Шәһәрлеләр һәлак булучылар истәлегенә чәчәкләр һәм шәмнәр китерә башлаган. Бу турыда «Татар-информ» яза.

Шулай ук шәһәр администрациясе бинасында дәүләт флаглары төшерелгән.

«Тыныч кешеләрнең гомерен өзгән коточкыч фаҗига безнең беребезне дә битараф калдырмады. Әлмәт шәһәрендә яшәүчеләр исеменнән һәм шәхсән үземнән рәхимсез һәм кешелексез фаҗигада һәлак булганнарның туганнары һәм якыннарының тирән кайгысын уртаклашам. Бөтен ил белән бергә кайгырабыз», — ди район башлыгы Тимур Нагуманов.

«Крокус Сити Холл»да булган теракт корбаннары истәлегенә мемориал Казан үзәгендә оештырылды. Соңрак Чаллы, Менделеевск һәм Яшел Үзәндә мемориал оештырылуы турында билгеле булды.

Мәскәү өлкәсендәге концерт залына һөҗүм кичә кич ясалды. 115 кеше фаҗига корбаны булды. Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм республика Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин һәлак булучыларның туганнары һәм якыннарының кайгысын уртаклашты. Россия Президенты Владимир Путин «Крокус»та теракт вакытында зыян күрүчеләргә савыгу теләде.

Бүген республикада барлык массакүләм чараларны уздыру туктатылды.











СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *