Мы в Telegram
Добавить новость
smi24.net
Tatar-inform.tatar
Март
2024

«Крокус»та һәлак булучыларның яңартылган исемлегендә 41 кеше бар

0

Мәскәү өлкәсе Сәламәтлек саклау министрлыгы сайтында «Крокус Сити Холл»да терактта һәлак булучыларның яңартылган исемлеге чыкты. Исемлектә 41 кеше.

Фото: © Мәскәү өлкәсе Сәламәтлек саклау министрлыгы

Элегрәк 37 кеше булган исемлек чыккан иде.

Искәртик, 22 мартта җинаятьчеләр Мәскәү өлкәсендәге «Крокус Сити Холл»да Калашников автоматларыннан тыныч гражданнарга ут ачты, аннан соң янгын чыгарды. Бу факт буенча террорчылык турында җинаять эше кузгатылды. Февраль иминлек хезмәте 11 кешенең, шул исәптән дүрт террорчының тоткарлануы турында хәбәр итте.

Стационарларда яраланган 107 кеше дәвалана. 16 кешенең хәле бик авыр дип бәяләнә. Тагын 44 кеше, шул исәптән ике бала, авыр хәлдә. Бу турыда «Татар-информ» яза.











СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *