Мы в Telegram
Добавить новость
smi24.net
Tatar-inform.tatar
Март
2024

Чаллы халкы һәм хакимияте Мәскәү өлкәсендә һәлак булучылар мемориалына чәчәкләр сала

0
Чаллы халкы һәм хакимияте Мәскәү өлкәсендә һәлак булучылар мемориалына чәчәкләр сала

Чаллы мэриясе бинасы янында Мәскәү өлкәсендәге «Крокус Сити Холл»да теракт корбаннары истәлегенә мемориал оештырылган. Кадрлар шәһәр башкарма комитеты телеграм-каналында чыкты.

Мемориалга шәһәр халкы чәчәкләр сала. Чарада Чаллы башкарма комитеты җитәкчесе Фәрит Сәлахов һәм мэрия хезмәткәрләре, Татарстан Дәүләт Советы, шәһәр советы депутатлары катнашкан.

«Чаллы халкы бөтен ил белән бергә башкала «Крокус»ында булган канлы терактта һәлак булучылар өчен кайгыра», — диелә хәбәрдә.

Казанда мемориал Бауман урамындагы сәгать янында оештырылган.

Мәскәү өлкәсендәге концерт залына һөҗүм кичә кич ясалды. 115 кеше фаҗига корбаны булды. Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм республика Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин һәлак булучыларның туганнары һәм якыннарының кайгысын уртаклашты. Россия Президенты Владимир Путин «Крокус»та теракт вакытында зыян күрүчеләргә савыгу теләде.

Бүген республикада барлык массакүләм чараларны уздыру туктатылды.











СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *