Мы в Telegram
Добавить новость
smi24.net
Tatar-inform.tatar
Март
2024

Путин «Крокус»та фаҗигадән соң коткаручыларга, медикларга һәм гражданнарга рәхмәт әйтте

0

Россия Президенты Владимир Путин Мәскәү өлкәсендәге «Крокус Сити Холл»да терактта зыян күрүчеләргә күрсәткән ярдәм өчен илнең барлык махсус хезмәтләренә һәм гражданнарына рәхмәт белдерде. Дәүләт башлыгы илгә мөрәҗәгать белән чыгыш ясады. Трансляция федераль телеканалда булды.

«Хәзер табиблар зыян күрүчеләрнең, авыр хәлдәгеләрнең гомере өчен көрәшә. Алар яраланганнарның гомерен һәм сәламәтлеген саклап калу өчен барлык мөмкин булган һәм хәтта мөмкин булмаганны да эшләячәк дип ышанам. Ашыгыч ярдәм һәм санитар авиация экипажларына, махсус подразделение хәрбиләренә, янгын сүндерүчеләргә, коткаручыларга аерым рәхмәт. Алар кешеләрнең гомерен саклап калу, аларны уттан, янгын һәм төтен эпицентрыннан чыгару, тагын да зуррак югалтулардан котылу өчен барысын да эшләде», - дип белдерде Дәүләт Башлыгы.

Ул ил гражданнарының фаҗигадән читтә калмавын ассызыклады.

«Фаҗигадән соңгы минутларда битараф булмыйча, табиблар һәм махсус хезмәткәрләр белән беррәттән беренче ярдәм күрсәткән, зыян күрүчеләрне хастаханәләргә алып барган гади гражданнарны игътибарсыз калдыра алмыйм», – диде Президент.

  • Мәскәү өлкәсендәге концерт залына һөҗүм кичә кич ясалды. 110нан артык кеше фаҗига корбаны булды. Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм республика Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин һәлак булучыларның туганнары һәм якыннарының кайгысын уртаклашты.










СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *