Мы в Telegram
Добавить новость
smi24.net
Tatar-inform.tatar
Март
2024

«Крокус»та теракт сәбәпле, Татарстан спорт клублары кайгы уртаклашты

0

Кичә Мәскәү өлкәсендәге «Крокус Сити Холл»да теракт булды. Татарстан спорт клублары һәлак булучыларның туганнары һәм якыннарының кайгысын уртаклашты. Бу хакта алар үзләренең социаль челтәрләрендә язды.

«Крокус Сити»да теракт булган... «Рубин» футбол клубы һәлак булучы һәм зыян күрүчеләрнең туганнары һәм якыннарының кайгысын уртаклаша... Без сезнең белән бергә кайгырабыз», - дип белдерделәр «Рубин» футбол клубында.

«Мәскәүдә коточкыч фаҗига. Зыян күрүчеләрнең һәм аларның якыннарының кайгысын уртаклашабыз. Без бөтен ил белән бергә кайгырабыз», - диде «Ак Барс».

«УНИКС» баскетбол клубы чын күңелдән «Крокус Сити Холл»да булган фаҗигада һәлак булучыларның туганнары һәм кайгысын уртаклаша. Сезнең белән бергә кайгырабыз. Зыян күрүчеләргә тизрәк савыгу телибез!» - диелә УНИКС баскетбол клубының социаль челтәрләрендә.

«Без Мәскәүнең «Крокус Сити Холл»ында коточкыч фаҗига вакытында зыян күргән һәм һәлак булганнарның туганнары һәм якыннарының кайгысын уртаклашабыз», - дип язган «Зенит-Казан» һәм «Динамо-Ак Барс» волейбол клублары.

«Мәскәүдә коточкыч теракт вакытында күп кеше һәлак булды һәм зыян күрде. «Нефтехимик» хоккей клубы һәлак булучыларның туганнары һәм якыннарының тирән кайгысын уртаклаша. Зыян күрүчеләргә тизрәк савыгу телибез», — дип белдергән Түбән Кама командасы.

  • Искәртик, Мәскәү өлкәсендәге концерт залына һөҗүм кичә кич ясалды. Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм республика Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин һәлак булучыларның туганнары һәм якыннарының кайгысын уртаклашты.
  • Бүген республикада массакүләм чаралар уздыру туктатылды.











СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *