Мы в Telegram
Добавить новость
smi24.net
Tatar-inform.tatar
Март
2024

Путин: Халыкара террорчылыкка каршы көрәштә илләр белән хезмәттәшлеккә өметләнәбез

0

Россия Президенты Владимир Путин чын күңелдән Россия гражданнарының кайгысын уртаклаша һәм уртак дошман – халыкара террорчылыкка каршы көрәштә көчләрне берләштерергә әзер булган илләр белән хезмәттәшлеккә өметләнә. Бу хакта дәүләт башлыгы гражданнарга Мәскәү өлкәсендәге «Крокус Сити Холл»да булган терактка бәйле мөрәҗәгатендә әйтте.

«Без террорчылык куркынычы нәрсә икәнен беләбез. Безнең кайгыны чын күңелдән уртаклашкан һәм уртак дошманга, халыкара террорчылыкка, аның барлык күренешләренә каршы көрәштә көчләрне берләштерергә әзер булган барлык дәүләтләр белән хезмәттәшлеккә өметләнәбез», - ди дәүләт башлыгы. Аның сүзләре Кремль сайтында чыкты.

Владимир Путин мөрәҗәгатендә «Крокус»тагы терактны башкарган дүрт кешенең дә табылуын һәм тоткарлануын ассызыклады. Хәзерге вакытта барлыгы 11 кеше тоткарланган.

Мәскәү өлкәсендәге концерт залына һөҗүм кичә кич ясалды. Соңгы белешме буенча, 133 кеше фаҗига корбаны булды. Һәлак булучыларның туганнары һәм якыннарының кайгысын Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм республика Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин уртаклашты.











СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *