Мы в Telegram
Добавить новость
smi24.net
Tatar-inform.tatar
Март
2024

Владимир Путин: Террорчыларның милләте дә, киләчәге дә юк

0

Мәскәү өлкәсендәге «Крокус Сити Холл»да тыныч кешеләргә һөҗүм иткән террорчыларны үч алу һәм оныту гына көтә, аларның киләчәге юк. Бу хакта үзенең мөрәҗәгате вакытында Президент Владимир Путин әйтте. Трансляция федераль телеканалда булды.

«Террорчыларны, үтерүчеләрне, милләтләре булмаган һәм була алмаган бәндәләрне бер генә язмыш көтә – үч алу һәм оныту. Аларның киләчәге юк. Хәзерге вакытта безнең, фронттагы хәрбиләрнең һәм илнең барлык гражданнарының уртак бурычы – бер сафта бергә булу», – диде дәүләт башлыгы.

Ул Россия халкының какшамаслыгына һәм бердәмлегенә, аның ихтыярына, тәвәккәллегенә, батырлыгына һәм көченә ышануын белдерде.

«Беркем дә безнең күпмилләтле җәмгыятебезгә агулы паника һәм ызгыш-талаш орлыклары чәчә алмаячак. Россия күп тапкырлар авыр, кайвакыт түзә алмаслык сынаулар аша үтте, әмма алар аны тагын да көчлерәк кенә итте. Хәзер дә шулай булачак», - дип йомгаклады Путин.

Ул «Крокус»тагы терактны башкарган дүрт кешенең дә табылуын һәм тоткарлануын ассызыклады. Хәзерге вакытта барлыгы 11 кеше тоткарланган.

Мәскәү өлкәсендәге концерт залына һөҗүм кичә кич ясалды. Соңгы белешме буенча, 133 кеше фаҗига корбаны булды. Һәлак булучыларның туганнары һәм якыннарының кайгысын Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм республика Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин уртаклашты.











СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *