Мы в Telegram
Добавить новость
smi24.net
Tatar-inform.tatar
Март
2024

Путин «Крокус»та терактны Бөек Ватан сугышында нацистларның гамәлләре белән чагыштырды

0

Мәскәү өлкәсендәге «Крокус Сити Холл»да тыныч халыкка һөҗүм иткән террорчылар, СССРның оккупацияләнгән территорияләрендә фашист нацистлары кебек, күрсәтмә җәза оештырырга ниятләгән. Бу хакта РФ гражданнарына мөрәҗәгатендә Президент Владимир Путин әйтте. Трансляция федераль телеканалда булды.

«Без җентекләп, циник рәвештә планлаштырылган теракт белән генә түгел, ә тыныч, яклаусыз кешеләрне күпләп үтерү белән очраштык. Җинаятьчеләр салкын канлы, максатчан рәвештә нәкъ менә гражданнарыбызны, балаларыбызны үтерергә, атарга дип барган. Заманында оккупацияләнгән территорияләрдә җәзалаулар кылган нацистлар кебек, алар күрсәтмә җәза, канлы куркыту акциясе оештырырга ниятләгән», - диде дәүләт башлыгы.

Ул «Крокус»тагы терактны башкарган дүрт кешенең дә табылуын һәм тоткарлануын ассызыклады. Хәзерге вакытта барлыгы 11 кеше тоткарланган.

Мәскәү өлкәсендәге концерт залына һөҗүм кичә кич ясалды. Соңгы белешме буенча, 133 кеше фаҗига корбаны булды. Һәлак булучыларның туганнары һәм якыннарының кайгысын Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм республика Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин уртаклашты.











СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *