Мы в Telegram
Добавить новость
smi24.net
Tatar-inform.tatar
Март
2024

«Крокус»та терактка кадәр узган бию чемпионатында әтиле-кызлы Казан кешеләре дә булган

0

22 мартта Мәскәү өлкәсендәге «Крокус Сити Холл»да теракт булды. Фаҗигагә кадәр биредә бию буенча Россия чемпионаты һәм Беренчелеге узган. Анда 12 яшьлек Казан кызы катнашкан. Бу турыда «Татар-информ» хәбәр итте.

Катя һәм аның әтисе Андрей «Крокус»та парлы бию буенча ярышларда катнашалар. Аларның категориясе чыгыш ясауны төшке ашка кадәр тәмамлый. Шуннан соң әти кеше кызы белән комплекстан чыгып китә һәм кунакханәгә юл тота.

«Без кызым белән фаҗигага кадәр киттек, бу хәл турында яңалыклардан ишеттек. Чемпионат бүген дәвам итәргә тиеш иде, ләкин без киләсе турга үтмәдек. Оештыручылар 23 һәм 24 мартка планлаштырылган ярышларның уздырылмаячагын хәбәр итте. Бәлки күчерерләр әле», – дип сөйләде Екатеринаның әтисе «Татар-информ»га.

  • 22 мартта җинаятьчеләр Мәскәү өлкәсендәге «Крокус Сити Холл»да Калашников автоматларыннан тыныч гражданнарга ут ачты, аннан соң янгын чыгарды. Бу факт буенча террорчылык турында җинаять эше кузгатылды.
  • Федераль иминлек хезмәте башлыгы 11 кешене тоткарлау турында Владимир Путинга хәбәр итте. Мәскәү өлкәсе Сәламәтлек саклау министрлыгы терактта һәлак булучылар исемлеген чыгарды. Казан үзәгендә «Крокус Сити Холл»да теракт корбаннары истәлегенә мемориал оештырылды.










СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *