Мы в Telegram
Добавить новость
smi24.net
Tatar-inform.tatar
Март
2024

«Крокус»та һәлак булучылар саны 133кә җитте

0

Мәскәү өлкәсендә «Крокус Сити Холл» концертлар залы хәрабәләрен аралаганда ачыкланганча, һәлак булучылар саны 133кә җитте. Бу турыда РИА Новости хәбәр итте.

22 мартта җинаятьчеләр Мәскәү өлкәсендәге «Крокус Сити Холл»да Калашников автоматларыннан тыныч гражданнарга ут ачты, аннан соң янгын чыгарды. Бу факт буенча террорчылык турында җинаять эше кузгатылды.

Федераль иминлек хезмәте башлыгы 11 кешене тоткарлау турында Владимир Путинга хәбәр итте. Мәскәү өлкәсе Сәламәтлек саклау министрлыгы терактта һәлак булучылар исемлеген чыгарды. Казан үзәгендә «Крокус Сити Холл»да теракт корбаннары истәлегенә мемориал оештырылды.

Владимир Путин 24 мартта илдә матәм көне игълан итте.











СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *