Мы в Telegram
Добавить новость
smi24.net
Tatar-inform.tatar
Март
2024

Ольга Павлова Мәскәүдәге фаҗига турында: Тагын да ныграк берләшергә һәм уяу булырга кирәк

0

Мәскәү өлкәсендәге «Крокус Сити Холл» концерт залындагы фаҗигадән соң россиялеләргә тагын да ныграк берләшергә һәм уяу булырга кирәк. Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасы әгъзасы Ольга Павлова «Татар-информ»га шундый фикер белдерде.

«Гаепсез зыян күрүчеләрне бик кызганыч. Араларында балалар да бар. Бу безнең ил өчен зур фаҗига. Әмма җавап бик тиздән булачак. Хокук саклау органнары моның артында торучы һәркемне табар дип уйлыйм. Бу җәзасыз калмаячак», – дип белдерде мәгълүмат агентлыгы әңгәмәдәше.

Павлова зыян күрүчеләргә тизрәк савыгу теләде һәм һәлак булучыларның туганнары һәм якыннарының кайгысын уртаклашты.

«Без бөтен ил белән яраланганнарның исәнлеге өчен дога кылабыз. Тизрәк савыксыннар. Безнең арадан киткәннәрнең урыны оҗмахта булсын. Христиан һәм мөселманнарның изге уразасы вакытында теракт оештырган бу бәндәләр бик тиз җәза алачак. Безнең органнар эшли», - дип ассызыклады ул.

Мәскәү өлкәсендәге концерт залына һөҗүм кичә кич ясалды. 110нан артык кеше фаҗига корбаны булды.

Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм республика Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин һәлак булучы туганнары һәм якыннарының кайгысын уртаклашты. Хәл Россия Президенты Владимир Путин контролендә.











СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *