Мы в Telegram
Добавить новость
smi24.net
Tatar-inform.tatar
Март
2024

Балык Бистәсе районында мәгариф һәм фән министры катнашында коллегия булды

0

Балык Бистәсе районында «Педагогик хезмәткәрләргә һәм идарәче кадрларга ярдәм итүнең нәтиҗәле муниципаль механизмнары» темасына Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы коллегиясе узды. Бу хакта «Авыл офыклары» яза.

Кунаклар Балык Бистәсе гимназиясенә җыелды. Алар Казан Дәүләт аграр университеты күргәзмәсе белән танышты, аннары төркемнәргә бүленеп, «Үз сайлавыңны булдыр», «Һөнәргә өйрәнеп - киләчәкне сайлыйм», «Минем Үсеш ноктам» лабораториясе, «Мәгарифтә лидерлык: команда траекториясе», «Һәркем өчен бердәм платформа-ориентир», «Проектларда цифрлы трансформация» белем бирү трекларында катнашты.

Шулай ук укучыларда математика һәм табигый-фәнни белемне формалаштыру һәм үстерү, педагогларга адреслы ярдәм күрсәтү механизмнары буенча стажировка мәйданчыклары нәтиҗәләре турында сөйләштеләр.

Пленар утырыш район мәдәният йортында узды. Кереш сүз белән Татарстан мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин чыгыш ясады.

Район башлыгы Радик Ислямов Балык Бистәсе муниципаль районының мәгариф системасы эшчәнлеге турында сөйләде.

- Мәгариф социаль тормышның мөһим өлкәсе булып тора. Хәзерге гомуми белем бирү системасы үсеп килүче буында җәмгыятьтә ихтыяҗ булганнарның компетентлыгын формалаштыруга юнәлдерелгән. Аның үсеш дәрәҗәсенә укыту һәм тәрбияләүнең сыйфаты, хезмәт базарында чыгарылыш укучысының конкурентлыкка сәләтлелеге бәйле.

Муниципаль районда 563 бала тәрбияләнүче мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләре саклана һәм тотрыклы үсеш ала. 2023 елгы БДИ нәтиҗәләре буенча 41 чыгарылыш укучысы 80 һәм аннан да күбрәк балл җыйган, шуларның 12се - 90 һәм аннан да күбрәк балл. Балык Бистәсе беренче гимназиясен тәмамлаган Шамил Нигъмәтҗанов рус теленнән 97 балл, химиядән 99 балл, биологиядән 93 балл алган.











СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *