Мы в Telegram
Добавить новость
smi24.net
Tatar-inform.tatar
Март
2024

Корея җитәкчесе Ким Чен Ын кайгы уртаклашу белдерде

0

Корея Халык Демократик Республикасының (КХДР) югары җитәкчесе Ким Чен Ын Россия Президенты Владимир Путинга Мәскәү өлкәсендә «Крокус Сити Холл» концерт залында терактка бәйле кайгы уртаклашу телеграммасын юллады. Бу хакта Кореянең Үзәк телеграф агентлыгы хәбәр итә.

Төньяк Корея лидеры «КХДР Хөкүмәте һәм халкы исеменнән, шәхсән үзеннән РФ Президентына һәм аның җитәкчелегендәге РФ Хөкүмәтенә һәм халкына, һәлак булучыларның һәм зыян күрүчеләрнең гаиләләренә тирән кайгы уртаклашуын белдерде». Моннан тыш, «кешенең гомеренә куркыныч янаган вәхшиләрчә терактка аклау булырга мөмкин түгел», диде ул.

«Безнең халык дустанә Россия халкының бәхетсезлеген һәм кайгысын үз кайгысы дип саный һәм Россия халкының социаль-сәяси бердәмлекне, ил иминлеген һәм суверен хокукларын яклау өчен тотрыклылыкны ныгыту буенча гадел эшенә хуплау һәм теләктәшлек белдерә», - дип өстәде Ким Чен Ын.

Төньяк Кореянең дәүләт эшләре рәисе шулай ук «Хөкүмәткә һәм Россиянең нык халкына теракт нәтиҗәләрен тизрәк җиңәргә, ә һәлак булганнарның гаиләләренә һәм зыян күрүчеләргә тынычлык» теләде.

Җомга, 22 мартта, Мәскәү өлкәсендәге концертлар залына һөҗүм ясалды. Бүген иртән Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы 133 кешенең һәлак булуы, зыян күрүчеләр 152 кешегә җитүен искәртте. Шимбә, 23 мартта Россия Президенты Владимир Путин гражданнарга мөрәҗәгать белән чыгыш ясады, анда якшәмбе көнен илкүләм матәм көне дип игълан итте.

Россиянең күп шәһәрләрендә мемориаллар барлыкка килде. Татарстанда аларны Казан, шулай ук Чаллы, Түбән Кама, Әлмәт, Яшел Үзән һәм Менделеевскида оештырдылар.

Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм республика Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин һәлак булганнарның туганнары һәм якыннарының кайгысын уртаклашты.

Моннан тыш, чит ил державалары лидерлары һәм вәкилләре - Төркия Президенты Рәҗәп Тайип Эрдоган, Казахстан Президенты Касым-Жомарт Токаев, Төркмәнстан Президенты Гурбангулы Бердымөхәммәтов, Африка илләре җитәкчеләре, Румыния Тышкы эшләр министрлыгы, АКШ дәүләт секретаре Энтони Блинкен һ.б. кайгы уртаклашу белдерде.











СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *