Мы в Telegram
Добавить новость
smi24.net
Tatar-inform.tatar
Март
2024

«Пикник» төркеме лидеры теракт вакытында һәлак булганнарның туганнары кайгысын уртаклашты

0

Эдмунд Шклярский — Мәскәү өлкәсенең террорчылар һөҗүменә дучар булган «Крокус Сити Холл» концерт залында чыгыш ясарга тиешле «Пикник» төркеме лидеры, һәлак булганнарның туганнарының кайгысын уртаклашты. Ул социаль челтәрдәге сәхифәсендә (Россиядә экстремистик оешма дип танылган һәм тыелган Meta корпорациясенә карый) видео урнаштырган.

«Кадерле дуслар! Без коточкыч, бөтенләй мәгънәсез фаҗигагә дучар булган һәркемгә мөрәҗәгать итәбез. Кешеләрне терелтерлек һәм тынычландырырлык бернинди сүз дә булмавы аңлашыла. Әмма без, әлбәттә, һәлак булганнарның барлык туганнарының кайгысын уртаклашабыз», - дип белдерде музыкант.

«Бары тик тынычлануга гына өметләнергә мөмкин. Кешеләрне терелтерлек һм юатырлык сүзләр булмавы турында кабат әйтәм. Әле андый сүзләрне уйлап тапмаганнар», - диде Шклярский.

Җомга, 22 мартта, Мәскәү өлкәсендәге концертлар залына һөҗүм ясалды. Тикшерү комитетының соңгы мәгълүматлары буенча 133 кеше һәлак булган санала. Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы күптән түгел искәрткәнчә, зыян күрүчеләр 154 кешегә җиткән. Шимбә, 23 мартта Россия Президенты Владимир Путин гражданнарга мөрәҗәгать белән чыгыш ясады, анда якшәмбе көнен илкүләм матәм көне дип игълан итте.

Россиянең күп шәһәрләрендә мемориаллар барлыкка килде. Татарстанда, аларны Казан, шулай ук Чаллы, Түбән Кама, Әлмәт, Яшел Үзән һәм Менделеевскида оештырдылар. Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм республика Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин һәлак булганнарның туганнары һәм якыннарының кайгысын уртаклашты.











СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *