Мы в Telegram
Добавить новость
smi24.net
Tatar-inform.tatar
Март
2024

Зөя музейларында «Крокус»та һәлак булганнарны бер минут тынлык белән искә алдылар

0
Зөя музейларында «Крокус»та һәлак булганнарны бер минут тынлык белән искә алдылар

Бүген «Зөя утрау-шәһәрчеге» музей-тыюлыгында Мәскәү өлкәсендәге «Крокус Сити Холл» концерт залында теракт вакытында һәлак булганнарны бер минут тынлык белән искә алдылар.

«Якыннарын югалту ачысын басарлык сүзләр әле уйлап табылмаган. Бу фаҗига безнең музейның барлык хезмәткәрләреның күңелен яралады. Бу коточкыч террорчылык актында якыннарын югалтучыларның кайгысын уртаклашабыз һәм яралыларны тизрәк савыгуын телибез», - диде «Татар-информ»га утрау-шәһәрчеге матбугат хезмәте җитәкчесе Юлия Нуриева.

Шунысын билгеләп үтәргә кирәк, төш вакытында Россиядәге барлык музейларда бер минутлык тынлык узды. Мондый инициатива белән Россия музейлар берлеге һәм РФ Музейлар эшләре буенча халыкара совет чыкты.

«Россия музейлар берлеге һәм РФ Музейлар эшләре буенча халыкара совет кайгы һәм теләктәшлек белдереп, 12 сәгатьтә Россиянең барлык музейларында бер минут тынлык игълан итә. 12 сәгатьтә барлык экскурсияләрне туктатуны һәм бу көнне эштә булган кешеләр һәм кунаклар белән бер минутлык тынлык уздыруны сорыйм», - дип өндәде Музейлар эшләре буенча халыкара советның Россия комитеты президенты Василий Панкратов.

Якшәмбе, 24 мартта, Россиядә илкүләм матәм көне дип игълан ителде. Бу хакта гражданнарга мөрәҗәгать иткән вакытта Президент Владимир Путин белдерде.

Җомга, 22 мартта, Мәскәү өлкәсендәге концертлар залына һөҗүм ясалды. Тикшерү комитетының соңгы мәгълүматлары буенча 133 кеше һәлак булган санала. Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы күптән түгел искәрткәнчә, зыян күрүчеләр 154 кешегә җиткән. Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм республика Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин һәлак булганнарның туганнары һәм якыннарының кайгысын уртаклашты.

«Татар-информ» хәбәр иткәнчә, Казан үзәгендә, шулай ук Чаллы, Менделеевск, Яшел Үзән Әлмәт, Түбән Кама һәм Бөгелмәдә «Крокус Сити Холл» теракты корбананрына багышланган мемориал оештырдылар. Татарстанлылар коточкыч терактта һәлак булганнар өчен кайгыру билгесе итеп чәчәкләр һәм уенчыклар алып килә.











СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *