Мы в Telegram
Добавить новость
smi24.net
Tatar-inform.tatar
Март
2024

Яңа атнада Путин Иминлек советы белән киңәшмә һәм телефон сөйләшүләре уздырачак

0

Россия Президенты Владимир Путинның яңа атнага графигында Иминлек советы һәм икътисади мәсьәләләр буенча киңәшмәләр каралган. Дәүләт башлыгының планнары «Мәскәү. Кремль. Путин» тапшыруында хәбәр ителде. Видеодан өзек белән журналист Павел Зарубин Телеграм-каналында уртаклашты.

Бу чорда Президент «Крокус Сити Холл»дагы терактны тикшерүгә, шулай ук зыян күрүчеләргә ярдәм күрсәтү барышын контрольдә тотуга аерым игътибар бирәчәк. Бу уңайдан дәүләт башлыгының графигы үзгәрешләр кичерергә мөмкин, мисал өчен, төбәкләрнең берсенә планлаштырылган сәфәр буенча сорау кала.

Моннан тыш, халыкара телефон сөйләшүләре көтелә - чит ил лидерларыннан шалтыратулар дәвам итәчәк.











СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *