Путин гражданнарның озак сроклы җыйган акчаларына НДФЛ буенча салым чигерүләрен кертте
Россия Президенты Владимир Путин гражданнарның озак вакытлы җыйган акчаларына НДФЛ буенча яңа салым чигерүләрен кертте. Закон хокукый мәгълүмат порталында чыкты.
Яңалык НДФЛ буенча түбәндәге салым чигерүләренә кагыла:
- Пенсия яшенә җиткәч дәүләтнеке булмаган пенсия түләгәндә дәүләтнеке булмаган пенсия белән тәэмин итү килешүе буенча түләнгән пенсия кертемнәре суммасына;
- Дәүләтнеке булмаган пенсия фонды белән төзелгән озак срокка акчаны саклау килешүе буенча түләнгән кертемнәр суммасына;
- 2024 елның 1 гыйнварыннан башлап аның шәхси инвестиция хисабына салым түләүче тарафыннан кертелгән акча суммасына;
- Мондый шәхси инвестиция хисабы буенча алынган уңай финанс нәтиҗәсе суммасына.
Капитал салу срогы күчеш чорында ким дигәндә ун ел булырга тиеш: әйтик, 2024-2026 елларда минималь срок кимендә 5 ел тәшкил итәчәк, ә аннан соңгы ел саен ул 1 елга артачак.