Мы в Telegram
Добавить новость
smi24.net
Tatar-inform.tatar
Март
2024

Алиев Путин белән сөйләшүдә: «Крокус»ка һөҗүм итүчеләр котылгысыз җәза алачак

0

Азәрбайҗан президенты Илһам Алиев Россиядәге хезмәттәше Владимир Путинга Мәскәү өлкәсендәге «Крокус Сити Холл» концерт залында теракт сәбәпле кайгы уртаклашу белдерү өчен шалтыратты. Бу хакта Кремльнең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Азәрбайҗан лидеры һөҗүмне гаепләде, һәлак булганнарның туганнарының һәм якыннарының тирән кайгысын уртаклашты, шулай ук барлык зыян күрүчеләрнең тизрәк савыгуын теләде. Сәясәтче «җинаятьчеләр һәм алар артында торучылар котылгысыз кырыс җәза алачак» дигән ышаныч белдерде.

«Азәрбайҗан бу коточкыч террорчылык актын катгый рәвештә гаепли, <...> Илһам Алиев безнең ил һәм халык бу авыр сәгатьләрдә Россия һәм Россия халкы белән янәшә дип белдерде», - дип хәбәр итә Кавказ иле Президенты матбугат хезмәте.

Владимир Путин хезмәттәшенә хуплау сүзләре өчен рәхмәт белдерде һәм стратегик партнерлык белән союздашлык рухында практик хезмәттәшлекне алга таба ныгытуга әзер булуын белдерде. Әңгәмәдәшләр шулай ук террорчылыкка каршы көрәштә уртак тырышлык алга таба да дәвам итәчәк, дип ышандырды.

Җомга, 22 мартта, Мәскәү өлкәсендәге концертлар залына һөҗүм ясалды. Тикшерү комитетының соңгы мәгълүматлары буенча 133 кеше һәлак булган санала. Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы күптән түгел искәрткәнчә, зыян күрүчеләр 154 кешегә җиткән. Шимбә, 23 мартта Россия Президенты Владимир Путин гражданнарга мөрәҗәгать белән чыгыш ясады, анда якшәмбе көнен илкүләм матәм көне дип игълан итте.

Россиянең күп шәһәрләрендә мемориаллар барлыкка килде. Татарстанда, аларны Казан, шулай ук Чаллы, Түбән Кама, Әлмәт, Яшел Үзән һәм Менделеевскида оештырдылар. Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм республика Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин һәлак булганнарның туганнары һәм якыннарының кайгысын уртаклашты.











СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *