Мы в Telegram
Добавить новость
smi24.net
Tatar-inform.tatar
Март
2024

Казан волонтерлары Лисичанск мәктәп укучыларына витамин һәм канцтовар алып барган

0
Казан волонтерлары Лисичанск мәктәп укучыларына витамин һәм канцтовар алып барган

Татарстанның «Начало Пути» балачак, яшьлек һәм картлыкны хуплау хәрәкәте активистлары Лисичанскида чираттагы гуманитар миссия белән булды.

Волонтерлар моннан 2 ел элек шәһәрнең шефлыкка алган бер мәктәбенә 200 җыелма витамин, канцтовар, тәм-том һәм элек вәгъдә ителгән инструментны китергән, ул мәгариф учреждениесенә вак ремонт ясау һәм аның янәшәсендәге территорияне төзекләндерү өчен кирәк.

Гуманитар йөкне җыюда Казан халкы һәм Лобачевский исемендәге лицей коллективы катнашты.

Волонтерлар Андрей Юртаев һәм Рөстәм Аламов Лисичанск мәктәбендә 2022 елның декабреннән башлап, шәхсән гуманитар конвойларны Россиянең яңа шәһәренә китерү, педагогик коллективка, шулай ук мәгариф учреждениесе укучыларына һәрьяклап ярдәм күрсәтүдә булыша.

Материал Сергей Толмацкий катнашында әзерләнде.











СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *