Мы в Telegram
Добавить новость
smi24.net
Tatar-inform.tatar
Март
2024

Яңа Чишмәдә «Крокус»та теракт вакытында һәлак булучылар истәлегенә мемориал оештырылды

0
Яңа Чишмәдә «Крокус»та теракт вакытында һәлак булучылар истәлегенә мемориал оештырылды

Яңа Чишмә районында Мәскәү өлкәсендәге «Крокус Сити Холлда» теракт корбаннары истәлегенә стихияле мемориал оештырылды. Шәһәр халкы анда чәчәкләр һәм уенчыклар китерә. Бу хакта район матбугат хезмәте хәбәр итә.

Бүген Яңа Чишмә районы башлыгы Вячеслав Козлов һәлак булганнарны искә алды. Ул шулай ук лампаданы кабызды.

Җомга, 22 мартта, Мәскәү өлкәсендәге концертлар залына һөҗүм ясалды. Тикшерү комитетының соңгы мәгълүматлары буенча 133 кеше һәлак булган санала. Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы күптән түгел искәрткәнчә, зыян күрүчеләр 154 кешегә җиткән. Шимбә, 23 мартта Россия Президенты Владимир Путин гражданнарга мөрәҗәгать белән чыгыш ясады, анда якшәмбе көнен илкүләм матәм көне дип игълан итте.

Россиянең күп шәһәрләрендә мемориаллар барлыкка килде. Татарстанда, аларны Казан, шулай ук Чаллы, Түбән Кама, Әлмәт, Яшел Үзән һәм Менделеевскида оештырдылар. Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм республика Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин һәлак булганнарның туганнары һәм якыннарының кайгысын уртаклашты.

Фото: Яңа Чишмә районы матбугат хезмәте











СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *