Сәламәтлек саклау министрлыгы: «Крокус»тагы теракт вакытында 180 кеше зыян күргән
Сәламәтлек саклау министрлыгы: «Крокус»тагы теракт вакытында 180 кеше зыян күргән
Төгәлләштерелгән мәгълүматлар буенча, теракт аркасында «Крокус Сити Холл»да 180 кеше зыян күргән: 142се хастаханәгә озатылган, шуларның 32се чыгарылган, дип хәбәр итә Мәскәү өлкәсе Сәламәтлек саклау министрлыгы.
Хәзерге вакытта һәлак булучылар саны 137 тәшкил итә.
22 мартта җинаятьчеләр Мәскәү янындагы «Крокус Сити Холл»да Калашников автоматларыннан тыныч гражданнарга аталар, шуннан соң янгын чыгаралар. Бу вакытта анда «Пикник» төркеме концерты булырга тиеш иде.
Бу факт буенча терроризм турында җинаять эше кузгатылган.
Кичә РФ Президенты Владимир Путин гражданнарга мөрәҗәгать белән чыгыш ясады, аның барышында якшәмбе матәм көне дип игълан ителде.