Чирмешәндә яшәүчеләр Мәскәү өлкәсендә терактта һәлак булучылар истәлегенә шәмнәр кабызды
22 март көнне Мәскәү өлкәсенең «Крокус Сити Холл» үзәгендә булган фаҗига Чирмешән районында яшәүчеләрне дә битараф калдырмады. Бүген илебездә - матәм көне. Бу хакта «Безнең Чирмешән» яза.
Чирмешәннең мәктәп укучылары, яшьләр, район җитәкчелеге, оешма-учреждение вәкилләре дә Мәңгелек ут янына чәчәкләр, йомшак уенчыклар куйды, шәмнәр кабызды.
Фото: http://nashcheremshan.ru/