Казан мэриясендә «Крокус»тагы теракт корбаннарын бер минут тынлык белән искә алдылар
Бүген Казан мэриясендә эшлекле дүшәмбе киңәшмәсе «Крокус Сити Холл»дагы теракт корбаннарын бер минут тынлык белән искә алудан башланды.
«Без, казанлылар, зыян күрүчеләрнең барысына да теләктәшлек күрсәтәбез, хастаханәдә дәваланучыларның тизрәк савыгуын теләп калабыз», - дип искәртте шәһәр Башкарма комитеты җитәкчесе Рөстәм Гафаров.
Мәскәү өлкәсендәге концерт залына һөҗүм 22 март кичендә булды. Тикшерү комитетының соңгы мәгълүматлары буенча, 137 кешенең гомере өзелгән. «Татар-информ» агентлыгы Казан үзәгендә, шулай ук Чаллы, Менделеевск, Яшел Үзән, Әлмәт, Түбән Кама, Бөгелмә, Яңа Чишмә, Зәй һәм Нурлатта «Крокус Сити Холл»дагы теракт корбаннарына мемориаллар оештырылуы хакында элегрәк хәбәр иткән иде. Татарстанлылар әлеге мемориалларга чәчәкләр һәм уенчыклар китерде.
Якшәмбе, 24 мартта, Россиядә ил күләмендә матәм көне игълан ителде – РФ Президенты Владимир Путин гражданнарга мөрәҗәгатендә шулай дип белдерде.
Бүген Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Министрлар Кабинетында республика киңәшмәсе үткәрде, анда хокук саклау органнары җитәкчеләре белән узган очрашу хакында хәбәр итте. ТР Рәисе республикада массакүләм чаралар планлаштырганда эчке эшләр органнары белән өстәмә килештерүләр, шулай ук объектларның инженер-техник ныгытылуы һәм террор куркынычыннан саклануы ягыннан комиссион тикшерүләр таләп ителәчәген искәртте.