Муллин «Крокус»тагы теракттан соң Түбән Камада иминлек чараларын көчәйтүне таләп итте
Түбән Кама Советлар йортындагы эшлекле дүшәмбе киңәшмәсе бер минут тынлык белән башланды. Түбән Кама мэры Рамил Муллин Мәскәү өлкәсендәге «Крокус Сити Холл»да булган террор актларына бәйле рәвештә күрсәтмәләр бирде.
Шәһәр башлыгы транспорт инфраструктурасы, сәнәгать комплексы объектлары, шулай ук гражданнар күп була торган урыннарның террорга каршы ышанычлы сакланышын тәэмин итәргә кушты.
Рамил Муллин эвакуация юллары, металл детекторлары һәм шәхси сак предприятиеләре көчләре тарафыннан үткәрү режимына аерым игътибар бирүне таләп итте. Күрсәтмәләрне Түбән Кама районы Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Артур Сәлахов кабул итеп алды.
Түбән Кама волонтерлары «Крокус Сити Холл»да булган терактта зыян күрүчеләргә теләктәшлек белдерде һәм кайгыларын уртаклашты. Шәһәрдә яшәүчеләр шулай ук Халык иҗаты йорты янында оештырылган вакытлы мемориалга чәчәкләр һәм йомшак уенчыклар алып килде, лампадалар кабызды.
Кичә кич Түбән Кама телебашнясында матәм утлары кабыздылар. Һәлак булучылар һәм зыян күрүчеләр истәлегенә конструкциядә «Кайгырабыз 22.03.2024» дигән язу пәйда булды.
«Татар-информ» агентлыгы хәбәр иткәнчә, Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Министрлар Кабинетында республика киңәшмәсе үткәрде, анда хокук саклау органнары җитәкчеләре белән узган очрашу хакында мәгълүмат бирде. ТР Рәисе массакүләм чаралар планлаштырганда эчке эшләр органнары белән өстәмә килештерүләр, шулай ук объектларның инженер-техник ныгытылуы һәм террор куркынычыннан саклануы ягыннан комиссион тикшерүләр таләп ителәчәген искәртте.
Мәскәү өлкәсендәге концерт залына һөҗүм 22 март кичендә булды. Тикшерү комитетының соңгы мәгълүматлары буенча, 137 кешенең гомере өзелгән. Якшәмбе, 24 мартта, Россиядә ил күләмендә матәм көне игълан ителде – РФ Президенты Владимир Путин гражданнарга мөрәҗәгатендә шулай дип белдерде.
Казан үзәгендә, шулай ук Чаллы, Менделеевск, Яшел Үзән, Әлмәт, Түбән Кама, Бөгелмә, Яңа Чишмә, Зәй һәм Нурлатта «Крокус Сити Холл»дагы теракт корбаннары истәлегенә мемориаллар барлыкка килде. Татарстанлылар әлеге мемориалларга чәчәкләр һәм уенчыклар китерде.