Мы в Telegram
Добавить новость
smi24.net
Tatar-inform.tatar
Март
2024

«Россия – Ислам дөньясы» төркеме «Крокус Сити Холл»дагы терактны кискен гаепләде

0

«Россия – Ислам дөньясы» Стратегик караш төркеме Мәскәү өлкәсендәге «Крокус Сити Холл»да булган һәм 137 кешенең гомерен өзгән терактны кискен гаепләп чыкты. Төркемнең белдерүен аның җитәкчесе, Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов та хуплады. Бу хакта ТР Рәисенең матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова хәбәр итә.

«Бик нык тетрәнү кичердек һәм Мәскәү өлкәсендәге «Крокус Сити Холл»да булган коточкыч террор актын кискен гаеплибез. Һәлак булучыларның гаиләләренең олы кайгысын уртаклашабыз һәм зыян күрүчеләрнең тизрәк савыгуын телибез. Коточкыч явызлык кылуда гаепле һәркемнең лаеклы һәм каты җәза алачагына ышанабыз», - диелә белдерү текстында.

«Россия – Ислам дөньясы» төркеме билгеләп үткәнчә, террорчылык барлык чагылышлары һәм формаларында җитди куркыныч тудыра, ул бүгенге заманның күптән борчып торган проблемасына әверелде.

«Милләткә һәм дингә ышыкланып, террорчылар үз максатларына ирешү өчен канлы адымнар куллана, илебездә курку уятырга һәм тотрыклылыкны какшатырга омтыла. Милләтара ызгыш китереп чыгаруга юнәлдерелгән коткыга бирелергә, милли яки дини төсмер буенча бүленүгә юл куярга ярамый. Планетадагы сәламәт көчләрнең барысы да, шул исәптән дин вәкилләре, мөселман бергәлеген дә кертеп, бу коточкыч терактны гаепләп чыкты. Безнең көч – бердәмлектә», - дип искәрттеләр Стратегик караш төркемендә.

Оешма террорчылыкның җимергеч идеологиясе белән алга таба бергәләп көрәшүнең әһәмиятен искәртә һәм халыкара терроризмга каршы торуга юнәлдерелгән өстәмә чаралар булдырырга чакыра.

Мәскәү өлкәсендәге концерт залына һөҗүм 22 март кичендә булды. Тикшерү комитетының соңгы мәгълүматлары буенча, 137 кешенең гомере өзелгән. Якшәмбе, 24 мартта, Россиядә ил күләмендә матәм көне игълан ителде – РФ Президенты Владимир Путин гражданнарга мөрәҗәгатендә шулай дип белдерде. Дәүләт башлыгы шулай ук 11 кешенең, шул исәптән терактта турыдан-туры катнашучыларның дүртесе дә тоткарлануы хакында хәбәр итте.

  • «Россия – Ислам дөньясы» Стратегик караш төркеме Россия Ислам хезмәттәшлек оешмасына күзәтүче сыйфатында кушылганнан соң 2006 елда Евгений Примаков һәм Минтимер Шәймиев җитәкчелегендә төзелде. РФ Президенты Владимир Путин күрсәтмәсе белән 2014 елдан төркемне Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов җитәкли.










СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *