Мы в Telegram
Добавить новость
smi24.net
Tatar-inform.tatar
Март
2024

Мәскәү Татар мәдәни үзәге педагогы Россиядә иң яхшы татар теле укытучысы булып танылган

0
Мәскәү Татар мәдәни үзәге педагогы Россиядә иң яхшы татар теле укытучысы булып танылган

Мәскәү Татар мәдәни үзәгендә татар теле дәресен укытучы Альбина Вәлиева «Иң яхшы татар теле һәм әдәбияты укытучысы» исеменә лаек булган. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә.

19-22 мартта Казанда Бөтенроссия конкурсында Россиянең төрле төбәкләреннән 152 укытучы катнашты. Педагоглар ачык дәрес һәм сыйныфтан тыш дәрес үткәрү осталыгын күрсәтте, финалда Татарстан мәгариф һәм фән министры, укучылар һәм массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре сорауларына җавап бирде.

Альбина Вәлиева Мәскәү татарлары мохтариятенең мәгариф департаментын җитәкли һәм 2020 елдан татар теле дәресләре алып бара, шулай ук онлайн да эшли. Аның сүзләренчә, ул төрле илләрдән һәм Россия төбәкләреннән 300дән артык кешегә татар теле дәресе укыткан.

«Педагогның конкурста җиңүе — туган теленә зур мәхәббәте нәтиҗәсе. Альбина Вәлиеваның эшчәнлеге дәресләр белән генә чикләнми. Ул методик ярдәмлекләр яза, мультфильмнар әзерләүдә катнаша, татар телендә әдәби һәм киноклуб, балалар өчен чаралар да оештыра», диелгән хәбәрдә.

Татар мәдәни үзәгеннән тыш, ул Муса Җәлил исемендәге 1186нчы мәктәптә һәм башка мәйданчыкларда татар теле дәресен укыта. Казан федераль университетының Каюм Насыйри исемендәге институт методисты булып тора.











СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *