Миңнеханов KazanForum га әзерлек буенча республика оештыру комитеты составын киңәйтте
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов «Россия – Ислам дөньясы: KazanForum» Халыкара икътисади форумына әзерлек һәм аны үткәрү буенча республика оештыру комитеты составын киңәйтте. Шул хактагы указ хокукый мәгълүмат порталында урнаштырылган.
Составтан Артем Хохорин (Татарстан буенча элекке эчке эшләр министры) чыгарылды, ике кеше – ТР буенча Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы Баш идарәсе башлыгы вазифаларын вакытлыча башкаручы Ирек Кадамов һәм эчке эшләр министры Дамир Сатретдинов (килештерү буенча) керде.
Искәртеп узабыз, 2023 елның 17 гыйнварында РФ Президенты Владимир Путин имзалаган указ нигезендә Казанда икътисади форум ел саен үткәреләчәк.