Мы в Telegram
Добавить новость
smi24.net
Tatar-inform.tatar
Март
2024

Ирада Әюпова Гумбольдт университеты архивыннан табылган уникаль язма тәкъдим итте

0
Ирада Әюпова Гумбольдт университеты архивыннан табылган уникаль язма тәкъдим итте

Мәдәният министры Ирада Әюпова Татарстан Республикасы Рәисе карамагындагы Мәдәният буенча совет утырышында катнашучыларга 110 ел элек яздырылган уникаль архив язмасын тыңлатты. Анда ир кеше тавышы Габдулла Тукайның балачагы турында сөйли.

«Бу язма 1915-16 елларда яздырылган һәм Гумбольдт университеты архивларыннан. I бөтендөнья сугышы чорында безнең этносны бик җентекләп өйрәнгәннәр. Аларда бай коллекция сакланып калган», – дип аңлатма бирде министр.

«Мине иң гаҗәпләндергәне – гади бер солдат Тукай турында сөйли. Ул вакытта бит әле Тукайның үлгәненә дә 3 кенә ел булган. Ә ул аның гаилә тарихын да, туган җирен дә, ниләр язуын да белә. Без бүген шушы кеше белән ярышка чыга алырбызмы икән?» – дигән сорау куйды Ирада Әюпова залга.

«Безнең замандашлар арасында кем архив язмасындагы кебек төгәл итеп язучы, галим яки гомумән тарихыбыз турында сөйли алыр микән? Ул ерак чорда бу татар кешесе милләт, мәдәният, халкы турында тирән белем һәм мәхәббәт хисе белән сөйли. Бу безнең өчен зур үрнәк булып тора», – диде министр.

Агымдагы елда Мәдәният министрлыгы китапханә фондларын фәнни-популяр һәм техник әдәбият белән тулыландыруга зур игътибар бирәчәк.











СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *