Мы в Telegram
Добавить новость
smi24.net
Tatar-inform.tatar
Март
2024

Песков: Бер генә ил дә террорчылык актыннан тулысынча саклана алмый

0

Кызганычка, бер генә ил дә террорчылыктан тулысынча саклана алмый. Аңа каршы көрәшү өчен, дәүләтләргә халыкара дәрәҗәдә хезмәттәшлек итәргә кирәк. Россия Президенты матбугат секретаре Дмитрий Песков шулай дип белдерде, дип яза ТАСС.

Искәртик, аннан «Кремльдә «Крокус»тагы терактны махсус хезмәтләр эшендәге уңышсызлык дип саныйлармы» дип сораганнар иде.

«Кызганычка, безнең дөнья бер генә шәһәр дә, бер генә ил дә террорчылык янавыннан тулысынча саклана алмавын күрсәтә», - дип белдергән ул.

Шулай ук Кремль вәкиле социаль челтәрләрдәге сорауларга да җавап бирде. Искәртик, кулланучылар Россиянең иң саклана торган шәһәрендә ничек мондый фаҗига килеп чыгуы турында сораган иде.

«Социаль челтәрдә хәзер эмоциональ, провакацион хәбәрләр күп. Аңлашыла, бу коточкыч фаҗига бик күп хис-кичерешләр тудыра», - дип җавап бирде Песков.











СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *