Курган Җәмигъ мәчетендә ифтар үткәргәннәр
21 март көнне Курган Җәмигъ мәчетендә ифтар булды. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә.
«Рамазан аенда Пәйгамбәрдән үрнәк алып юмартлык күрсәтү мөһим. Ураза тоткан кешене ашатсаң, ураза тоткан кешенеке кебек үзеңә дә савап язылыр, ураза тотучының да савабы кимемәс», - диелгән хәбәрдә.