Мы в Telegram
Добавить новость
smi24.net
Tatar-inform.tatar
Март
2024

Илнар Хөснуллин: Татар журналистлары бер-берсенең язмаларын укыса, көчлерәк булыр идек

0
Илнар Хөснуллин: Татар журналистлары бер-берсенең язмаларын укыса, көчлерәк булыр идек

«Интертат» сайтының «Вконтакте» төркемендә туры эфирда уза торган «Әйтер сүз» рубрикасында «Ватаным Татарстан» газетасының баш мөхәррир урынбасары, Татарстанның атказанган матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр хезмәткәре Илнар Хөснуллин татар журналистлары бер-берсенең язмаларын укыса, татар матбугатының көче зуррак булыр иде дигән фикердә.

«Татар матбугаты дип әйтәбез икән, 300-400 кешедер инде ул. Нәрсә җитми, дигәндә, әллә нинди киңәш әйтә алмыйм. Әмма без бер-беребезне күбрәк яратсак, бер-беребезнең язмаларын укысак, татар матбугатының көче зуррак булыр иде», – ди ул.

Илнар Хөснуллин татар матбугатында сәяси һәм икътисади темаларның аз булуы турында да фикерен җиткерде.

«Алар күбрәк булса, яхшырак булыр иде кебек. Икенче яктан караганда, сәяси һәм икътисади карарлар алар Татарстанда кабул ителми. Шуңа күрә федераль матбугат чаралары язган материалларны яңадан кабатлап язу никадәр кызык булыр икән? Бу – бәхәсле мәсьәлә», – диде журналист.

«Ватаным Татарстан» газетасының баш мөхәррир урынбасары татар матбугаты нинди дигән сорауга да җавап бирде.

«Милләте нинди, матбугаты да шундый. Милләтең нинди – театры да шундый, сәнгате дә шундый, көрәше дә шундый. Әгәр милләтең көчсез икән, аның матбугаты көчле була алмый. Яисә милләтең көчле икән, матбугатың көчсез була алмый. Алар бергә баралар. Безнең милләт торгынлык хәле кичерә икән, аның матбугаты гына алга китә алмый берничек тә. Шушы канунга туры килмәгән бер генә юнәлеш бар – ул татар эстрадасы. Ул бернинди канунга да туры килми. Аны аңлатып та булмый», – ди ул.











СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *