Мы в Telegram
Добавить новость
smi24.net
Tatar-inform.tatar
Март
2024

Тикшерү комитеты «Крокус»та теракт эшендә гаепле тагын өч кешене кулга алуны сорады

0

«Крокус Сити Холл»да терактта катнашы булган тагын өч кешегә гаепләү белдерелгән. Бу хакта ТАСС Басман суды матбугат хезмәтенә сылтама белән хәбәр итә. Тикшерүчеләр аларны кулга алуны таләп итә.

Агентлык хәбәр иткәнчә, Тикшерү комитеты теракт турындагы эш буенча ике туганны һәм аларның атасын кулга алуны сорый.

Мәскәү өлкәсендәге концерт залына һөҗүм җомга, 22 мартта, ясалды. Тикшерү комитетының соңгы мәгълүматлары буенча, 137 кеше һәлак булган. Мәскәү өлкәсе Сәламәтлек саклау министрлыгы 182 кеше зыян күрүен искәртте.

23 мартта Брянск өлкәсендә 4 башкаручыны тоткарладылар. Алар - Далерджон Мирзоевь, Саидакрами Рачабализода, Шамсидин Фаридуни һәм Мухаммадсобир Файзов. Дүшәмбе төнендә Мәскәү Басман суды аларны 22 майга кадәр кулга алу турында карар чыгарды.

Россия Президенты Владимир Путин терактны башкаручыларга, оештыручыларга һәм заказ бирүчеләргә җәза биреләчәге турында әйтте.











СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *