Мы в Telegram
Добавить новость
smi24.net
Tatar-inform.tatar
Март
2024

Татарстаннан читтәге журналистлар өчен II бөтенроссия «Хәбәр» конкурсы игълан ителде

0

Бөтендөнья татар конгрессы Татарстаннан читтә нәшер ителүче татар телле газеталар, теле- һәм радиотапшырулар редакцияләре һәм журналистлары арасында II бөтенроссия «Хәбәр» конкурсы уздыра. Бу хакта конгресс матбугат хезмәте хәбәр итә.

Конкурс 2024 елның 1 апреленнән 2024 елның 1 октябренә кадәр үткәрелә. Конкурска 2023 елның 1 октябреннән алып 2024 елның сентябрь аена кадәр басылган, эфирга чыккан эшләр кабул ителә.

Конкурс түбәндәге номинацияләрдә үткәрелә:

«Үрнәк гаилә» (әлеге номинациягә Россиядә игълан ителгән Гаилә елы уңаеннан төбәкләрдәге үрнәк татар гаиләләренә багышланган материаллар кабул ителә);

«Шәхес» (әлеге номинациягә Бөтендөнья татар конгрессының Милли шурасы тарафыннан игълан ителгән «Шәхесләр елы» уңаеннан төбәкләрдәге танылган татар шәхесләренә багышланган материаллар кабул ителә);

«Яшь корреспондент» (әлеге номинациягә 5-11 сыйныфларда укучы балаларның татар телендә басылган яки эфирга чыккан материаллар циклы кабул ителә).











СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *