Мы в Telegram
Добавить новость
smi24.net
Tatar-inform.tatar
Март
2024

«Крокус»та терактта һәлак булучыларның яңа исемлеге чыкты

0

Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы «Крокус»та терактта һәлак булганнарның яңа исемлеген чыгарды. Бу хакта РИА Новости хәбәр итә.

Дүшәмбе, 20.00 сәгатькә булган мәгълүматлар буенча, яңа исемлектә 94 фамилия күрсәтелгән.

Тикшерү комитеты мәгълүматлары буенча 137 кеше үлгән, аларның өчесе бала. «Россия сегодня» медиатөркеме һәм RT телеканалы баш мөхәррире Маргарита Симоньян теракт корбаннарының 143 кешегә кадәр артуын хәбәр итте.

Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы мәгълүматларына караганда, терактта 152 кеше зыян күргән. 24 март – илкүләм матәм көне дип игълан ителгән иде.











СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *