Казанда ике кеше өстенә түбәдән боз кисәге төшү сәбәпле, прокуратура тикшерү башлаган
Түбәдән карлы боз төшеп ике кешенең җәрәхәтләнүе турындагы мәгълүматтан соң Казан прокуратурасы тикшерү башлады. Бу хакта Татарстан прокуратурасының рәсми вәкиле Руслан Галиев хәбәр итә.
Искәртик, Чистай урамында биш катлы 26/5 йорт кәрнизеннән 35 яшьлек ир-ат өстенә карлы боз кисәге төшкән. Казанлы җәрәхәтләнгән, әмма хастаханәгә барудан баш тарткан. Моннан тыш, Горький урамындагы өч катлы бина түбәсеннән 45 яшьлек хатын-кыз өстенә дә боз кисәге төшкән. Имгәнгән хатын-кызны шәһәрнең 7нче хастаханәсенә китергәннәр.
«Күзәтчелек ведомствосы бу хәлнең килеп чыгу сәбәпләрен тикшерә һәм закон бозылу очраклары ачыкланган очракта чаралар күреләчәк», - диделәр прокуратурада.