Мы в Telegram
Добавить новость
smi24.net
Tatar-inform.tatar
Март
2024

Россия халкын террорчылыкка өндәгән провокацияләргә җавап бирмәскә чакырдылар

0

Россия Эчке эшләр министрлыгы социаль челтәрләрдә һәм мессенджерларда провокаторлар россиялеләрне террорчылык эшчәнлегенә һәм башка җитди җинаятьләргә этәрә ала. Бигрәк тә үсмерләр һәм яшьләр йомшак категория булып тора, дип билгеләп үтә Россия Эчке эшләр министрлыгының рәсми вәкиле Ирина Волк Телеграм-каналында.

Ведомствода билгеләп үткәнчә, социаль челтәрләр провокаторларга потенциаль корбаннар турында мәгълүматны ирекле җыярга һәм шәхси битләрне анализларга мөмкинлек бирә.

Теракт ясау тәкъдиме белән Татарстан балаларына да хәбәрләр килә башлады. «Татар-информ»га клиник психолог һәм балалар омбудсмены үз гаиләңне ничек саклау турында сөйләде.

Эчке эшләр министрлыгында сөйләүләренчә, ата-аналарга баланы шикле тәкъдимнәргә һәм социаль челтәрләрдә хәбәрләргә җавап бирмәскә өйрәтү мөһим, әгәр бала реаль тормышта Интернетта алынган биремнәрне («челлендж») үтәсә, игътибар итәргә кирәк. Аларда сәламәтлек өчен куркыныч хәрәкәтләр булырга мөмкин.

Үз чиратында яшүсмер теләсә нинди шикле тәкъдимнәр һәм яңа танышлар турында ата-аналарга, педагогларга яки полициягә хәбәр итәргә тиеш.











СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *