Мы в Telegram
Добавить новость
smi24.net
Tatar-inform.tatar
Март
2024

Лениногорскида Мәскәү өлкәсендә терактта һәлак булучылар истәлегенә шәм кабыздылар

0
Лениногорскида Мәскәү өлкәсендә терактта һәлак булучылар истәлегенә шәм кабыздылар

22 мартта Мәскәүдә «Крокус Сити Холл» үзәгендә булган фаҗига Лениногорск халкын битараф калдырмады. 23 март һәм 24 март көннәрендә Ленин исемендәге үзәк мәйданда террактта һәлак булганнар истәлегенә акция узды. Бу хакта «Заман сулышы» яза.

Үзәк мәйданга яшьләр, иҗтимагый оешма вәкилләре, укучылар чәчәкләр, уенчыклар, шәмнәр алып килде. Шәмнәрне «22.03.2024 Лениногорск» язуы рәвешендә тезеп, кабыздылар.

Район башлыгы Рәгать Хөсәенов шулай ук кайгы уртаклашты, мемориалга килеп, чәчәкләр куйды.

22 мартта җинаятьчеләр Мәскәү өлкәсендәге «Крокус Сити Холл»да Калашников автоматларыннан тыныч гражданнарга аталар, шуннан соң янгын чыгаралар. Бу вакытта анда «Пикник» төркеме концерты булырга тиеш иде.

Бу факт буенча терроризм турында җинаять эше кузгатылган. Хәзерге вакытта һәлак булучылар саны 137 кеше дип белдерелә.

Төгәлләштерелгән мәгълүматлар буенча, теракт аркасында «Крокус Сити Холл»да 180 кеше зыян күргән: 142се хастаханәгә озатылган, шуларның 32се чыгарылган, дип хәбәр итә Мәскәү өлкәсе Сәламәтлек саклау министрлыгы.

Фото: http://zamansulyshy.ru/











СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *