Татарстанда һава торышы бозылу көтелә
Татарстанда чәршәмбе, 27 мартта һава торышы бозылу фаразлана.
ТР Гидрометеорология үзәге фаразлавынча, республикада көчле яңгыр һәм юеш кар көтелә. Шулай ук 18-23 м/с тизлектә кинәт исүчән җилләр дә булырга мөмкин.
Татарстанның көнбатыш районнарында буран булырга мөмкин. Ул 500 метрга кадәр күрү сәләтен начарлатуга китерәчәк. Кайбер районнарда шулай ук бозлавык һәм кар боткасы фаразлана.