Татарстанда иң яхшы 5 медиа-эффектив җитәкче исеме билгеле булды
Казан мэры Илсур Метшин 2023 елның дүртенче кварталы йомгаклары буенча Татарстанда медиа-эффектив җитәкчеләр рейтингында беренче урынны алды. Шәһәр башлыгының нәтиҗәдәге күрсәткече бераз кимүгә карамастан (6797дән 5532гә), Метшин, узган елның өченче кварталындагы кебек үк, рейтингта беренчелекне яулый. Бу турыда «Промрейтинг» агентлыгы мәгълүматларыннан билгеле булды.
Икенче урынны ТР прокуроры Альберт Суяргулов алды. Аның медиарейтингы 303тән 3638гә кадәр үскән. Бу аңа 2023 елның өченче кварталы нәтиҗәләре буенча яуланган 53 урыннан күтәрелергә мөмкинлек бирә.
Өченче урынны ике квартал рәттән Россия Тикшерү Комитетының Татарстан буенча Тикшерү идарәсе җитәкчесе Валерий Липский алды. Әмма бу юлы аның медиарейтингы (2167) узган елның өченче кварталындагыдан (2540) түбәнрәк.
Бишлеккә шулай ук Түбән Кама мэры Рамил Муллин (4 урын) һәм Әлмәт Мэры Тимур Нәгуманов (5 урын) керде.