«Бердәм Россия» Татарстанда алдан тавыш бирү башлануы турында игълан итте
Татарстанда «Бердәм Россия»нең алдан тавыш бирүе 26 марттан 26 майга кадәр узачак. Ул партиядән ТР Дәүләт Советына депутатлыкка кандидатларны тәкъдим итү өчен кирәк. Бу хакта парламент башлыгы, төбәк бүлеге сәркатибе Фәрит Мөхәммәтшин хәбәр итте.
«Бердәм Россия» – илдә барлык дәрәҗәдәге депутатлыкка кандидатларны ачык бөтенхалык алдан тавыш бирү юлы белән сайлап алучы бердәнбер сәяси партия», – диде ул партиянең Татарстан бүлекчәсе төбәк сәяси советы президиумы утырышында. Бу турыда «Татар-информ» хәбәрчесе Надежда Гордеева яза.
Алдан тавыш бирү сайлауларда катнашу өчен кандидатлар исемлеген сайлаучыларның үзләренә төзергә хокук бирә, дип өстәде ул.
Мөхәммәтшин искәртүенчә, җиденче чакырылыш Татарстан Дәүләт Советы депутатларын сайлау бу елның сентябрендә узачак.