Мы в Telegram
Добавить новость
smi24.net
Tatar-inform.tatar
Март
2024

Казанда Тимер юл вокзалы янында контракт буенча хезмәткә сайлап алу пункты ачылды

0
Казанда Тимер юл вокзалы янында контракт буенча хезмәткә сайлап алу пункты ачылды

Бүген «Казан-1» тимер юл вокзалы территориясендә контракт буенча хәрби хезмәткә сайлап алу мобиль пункты ачылды. Бу турыда «Татар-информ» хәбәр итте.

Сайлап алу пункты белгечләре теләге булган һәркемгә контракт төзү шартлары турында сөйләде. Шулай ук вазифалар, булачак хезмәт урыннары, яшь чикләүләре, ташламалар, гарантияләр һәм акчалата түләүләр турында консультацияләр үткәрделәр.

Татарстанда Саклану министрлыгы белән контракт төзүчеләргә бер тапкыр 400 мең сум түләү бирүне 1 апрельгә кадәр озайттылар. Контракт буенча хәрби хезмәткә бару өчен паспорт яки чит ил гражданнарына РФ территориясендә законлы яшәүне раслаучы документ җитә.

Татарстанда РФ Саклану министрлыгы белән контракт төзер өчен якындагы хәрби комиссариатка яки авыл җирлеге башкарма комитетына мөрәҗәгать итәргә кирәк.

  • РФ Кораллы Көчләре сафларында контракт буенча хезмәт итү, шулай ук премиялләр, ташламалар һәм түләүләр турында https://heroes-tatarstan.ru/ сайтында яки 8 (800) 222 59 00, 8 (843) 221 44 52 яки 8 (843) 299-17-71 («Батыр» үзәге) телефоннары буенча күбрәк белергә була.










СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *