Мошенниклар Казан Мәгариф идарәсе башлыгы исеменнән ялган аккаунт ясаган
Мошенниклар Казан Мәгариф идарәсе башлыгы Ирек Ризвановн исеменнән ялган Telegram-аккаунт ясаган. Бу хакта түрә үзенең «ВКонтакте» битендә хәбәр итте.
«Минем исемнән һәм минем шәхси аккаунттан язылмаган үтенечләрне башкара күрмәгез», – дип яза Ризванов.
Элегрәк Telegram мессенджеры кулланучыларына Яшел Үзән районы башлыгы Михаил Афанасьев исеменнән ялган хәбәрләр килүе турында хәбәр ителгән. Аферистлар район башлыгы аккаунтыннан яза һәм имештер «ТР Раисенең мәгълүмати иминлек буенча белгече» – Виноградов исемле кеше белән сөйләшергә куша, дип яза «Татар-информ».
Фото: © Ирек Ризванов аккаунтыннан скриншот