Мы в Telegram
Добавить новость
smi24.net
Tatar-inform.tatar
Март
2024

Татарстанда февраль нәтиҗәләре буенча еллык инфляция 7,42 процент тәшкил итте

0
Татарстанда февраль нәтиҗәләре буенча еллык инфляция 7,42 процент тәшкил итте

Татарстанда еллык инфляция 2024 елның февраль нәтиҗәләре буенча 7,42 процент тәшкил итте. Бу Идел буе федераль округындагы (7,54 процент) һәм Россиядәге (7,69 процент) белән чагыштырганда түбәнрәк. Үзәк банк мәгълүматларында шул хакта белдерелә.

Статистика буенча, Татарстанда, февральдә азык-төлек товарлары бәясе үсеше 2023 елның шул ук ае белән чагыштырганда, 8,23 процентка кадәр акрынайган (гыйнварда 8,52 процент). Мондый динамиканың сәбәбе кайбер продуктлар буенча тәкъдимнәр артуга бәйле.

«Агымдагы ел башында чит илдән тәэмин итү артты, банан һәм әфлисун тәкъдиме артты. Шуңа күрә узган елның шул ае белән чагыштырганда, февральдә бу җиләк-җимешләр гыйнвар аена караганда акрын кыйммәтләнде. Илдә теплица яшелчәләрен җитештерү үсеше аларның тәкъдимнәрен арттырды. Нәтиҗәдә бер ел элекке белән чагыштырганда, февральдә республикада помидор белән кыяр бәясе гыйнвар аена караганда азрак артты», диелә регулятор хәбәрендә.

Республикада кышның соңгы аенда азык-төлек булмаган товарларга бәя, узган ел белән чагыштырганда, 5,25 процентка артты. Өстәвенә, бу күрсәткеч гыйнвар аена караганда түбәнрәк (5,35 процент) булды. Үзәк банкта аңлатуларынча, бәяләр үсеше кайбер товарларга ихтыяҗ кимү аркасында акрынайган.

Хезмәт күрсәтү өлкәсендә бәяләр 9,59 процентка күтәрелде. Мондый югары динамиканың сәбәбе - плацкарт вагонга билетка бәя кую үзенчәлекләре белән бәйле бер тапкыр була торган фактор.

«Узган елгы вазгыятьтән аермалы буларак, агымдагы елның февралендә плацкарт вагонда йөрү бәясе югары сезонлы коэффициентны исәпкә алып теркәлгән иде. Нәтиҗәдә, узган ел белән чагыштырганда, плацкарт вагонга билет бәясе гыйнвар аенда бәяләр төшкәннән соң кыйммәтләнде», диелә регулятор хәбәрендә.











СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *