Мы в Telegram
Добавить новость
smi24.net
Tatar-inform.tatar
Март
2024

Мамадыш хастаханәсе шәфкать туташы хәрбиләр өчен витаминлы чәй ясый башлады

0
Мамадыш хастаханәсе шәфкать туташы хәрбиләр өчен витаминлы чәй ясый башлады

Мамадышта яшәүче волонтер Елена Пономарева 37 елдан артык Мамадыш үзәк район хастаханәсенең педиатрия бүлегендә шәфкать туташы булып эшли. Ул, үз Ватанының чын патриоты буларак, алгы сызыкта үз бурычын үтәүче солдатларга ярдәм итү хәрәкәтеннән читтә кала алмый. Хатын-кыз өендә солдатлар өчен витаминлы чәй ясый башлаган. Бу турыда «Татар-информ» хәбәр итте.

Моның өчен ул үги ана яфрагы, җир җиләге яфрагы, нарат җиләге, карлыган, алма куллана. Күчтәнәчләр өчен матур пакетларны интернет-кибеттән сатып алган.

«Мондый туклыклы элементларга бай чәй эчкәннән соң, солдатларыбыз, һичшиксез, көче артуын тоячак», – дип саный волонтер.

Моннан тыш, Елена авыру мамадышлыларга табиб буларак та ярдәм итә. Кирәк булса, уколлар ясый, тамызгыч куя. Күршесендә олы яшьтәге пар яши, икесе дә онкология белән авырый. Елена Пономарева алар өчен – ак халатлы фәрештә: кирәкле процедураларны да эшләячәк, киңәш белән дә ярдәм итәчәк. Ярдәме өчен ул беркайчан да акча алмый. Киресенчә, күршеләрен үз куллары белән әзерләнгән төрле сыйлар белән сөендерергә тырыша.

«Чын күңелдән һәм саф ниятләр белән башкарылган яхшылык өчен җирдә дә, күкләрдә дә һичшиксез әҗер биреләчәк», – дип саный ул.

Махсус хәрби операция (СВО) РФ Президенты Владимир Путин карары белән 2022 елның 24 февраленнән үткәрелә. Хакимият күп тапкыр аның куелган максатларга ирешкәнче дәвам итәчәген белдерде. Ул максатлар арасында шул исәптән Россиянең иминлеген гарантияләүче шартлар булдыру да бар.

  • РФ Кораллы Көчләре сафларында контракт буенча хезмәт итү, шулай ук премияләр, ташламалар һәм түләүләр турында heroes-tatarstan.ru сайтында яки 117 телефоны буенча күбрәк белергә була.

Материал Фәүзия Нургалимова ярдәме белән әзерләнде.











СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *