Мы в Telegram
Добавить новость
smi24.net
Tatar-inform.tatar
Март
2024

Дәүләт Советы сайлауда «Бердәм Россия» исемлеген җитәкләүне Миңнехановка тәкъдим итәчәк

0

«Бердәм Россия» партиясе әгъзалары Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнехановка VII чакырылыш ТР Дәүләт Советы депутатларын сайлауда партия исемлеген җитәкләргә тәкъдим итәргә тели. Бу хакта журналистларга Парламент җитәкчесе, төбәк бүлеге секретаре Фәрит Мөхәммәтшин партиянең Татарстан бүлеге сәяси советы президиумы утырышында сөйләде.

«Әгәр Татарстан Рәисе «Бердәм Россия» партиясе Югары советы әгъзасы буларак партия исемлеген җитәкләсә, без шат булачакбыз. Әлегә бу темага сөйләшү булмады. Сайлауга кертеләчәк кандидатлар билгеле булгач, бу мәсьәлә буенча фикер алышабыз», - дип белдерде Дәүләт Советы Рәисе. Бу турыда «Татар-информ» хәбәрчесе Надежда Гордеева яза.

Бүген «Бердәм Россия»дән ТР Дәүләт Советы депутатына кандидатлар итеп тәкъдим итү өчен кандидатуралар буенча алдан тавыш бирү башланды.

«Алдан тавыш бирүдә катнашучыларны тәкъдим итү бер мандатлы сайлау округларына һәм бердәм сайлау округына туры килә торган территорияләр буенча гамәлгә ашырыла», - диде Мөхәммәтшин.

Утырышта алдан тавыш бирүне уздыру буенча оештыру комитеты төзелде, ул 17 кешедән тора. Аның рәисе итеп парламент секретаре Лилия Маврина сайланды.

Моннан тыш, партиянең Татарстан бүлеге төбәк сайлау штабын булдырды, аның җитәкчесе итеп Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Юрий Камалтынов билгеләнде. Президиум карары буенча ТР Дәүләт Советы депутатларын сайлау кампаниясен Фәрит Мөхәммәтшин җитәкләде.

Республика районнарында төбәкнеке кебек штаблар оештырыла.

VII чакырылыш Татарстан Дәүләт Советына сайлау 2024 елның сентябрендә була. Партия исемлекләре буенча һәм бер мандатлы округларда 50шәр депутат биш елга сайлана.











СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *