Мы в Telegram
Добавить новость
smi24.net
Tatar-inform.tatar
Март
2024

Татьяна Голикова «Крокус»тагы терактта зыян күрүчеләр турында сөйләде

0

«Крокуста» теракттан соң бик авыр зыян күрүчеләр көннән-көн уңай динамика күрсәтә. Бу хакта РИА Новости Россия вице-премьеры Татьяна Голиковага сылтама белән хәбәр итә.

«Бу бик авыр хәлдә булучылар, аларның кайберләрендә көннән-көн уңай динамика күзәтелә. Шимбә көнне 15 кеше бик авыр хәлдә иде, кичә 9 кеше булды», - диде Голикова журналистларга.

Мәскәү өлкәсенең Красногорск шәһәрендә «Крокус сити холл» концертлар залында атыш һәм янгын 22 мартта кич булды.

Тикшерү комитетының соңгы мәгълүматлары буенча 139 кеше һәлак булган. «Россия сегодня» һәм RT телеканалы медаитөркемнәре баш мөхәррире Маргарита Симоньян хәбәр итүенчә теракт корбаннары 143 кешегә кадәр арткан. Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы мәгълүматларына караганда, терактта 152 кеше зыян күргән. 24 март – илкүләм матәм көне дип игълан ителде.











СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *